«Без сәламәтлегебезне саклыйбыз» медицина хезмәткәре белән очрашу (6+)

26 гыйнвар көнне 17 нче санлы китапханә тарафыннан башлангыч мәктәп укучылары өчен «Без сәламәтлегебезне саклыйбыз» исеме астында медицина хезмәткәре белән очрашу оештырылды.  

IMG-20210122-WA0011
IMG-20210122-WA0008
IMG-20210122-WA0023
6 нчы шәһәр балалар хастаханәсенең медицина хезмәткәре Хәсәнова Зөлфия Шаһиәхмәт кызы пациентларының үзенә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итүе турында сөйләде; яраларны дөрес итеп эшкәртү һәм бәйләү ысулларын күрсәтте. Шуннан соң балалар уен формасында баш яралану очрагында беренче ярдәм күрсәтеп карады. Шулай ук Зөлфия Шаһиәхмәт кызы файдалы гадәтләр, салкын тиюне кисәтү чаралары турында сөйләде, гигиена таләпләре белән таныштырды. Укучылар «Сәламәт буласың килсә» уенында актив катнашты, анда шәхси гигиена әйберләре турында табышмаклар чиште, чисталык турында мәкальләрне искә төшерде. Биремнәрне үти алмаучыларга сәламәт  тормыш рәвешенә кагылышлы сорауларга җавап бирергә туры килде. Чараның кунагы белән бергә барлык катнашучылар сәламәтлегебез өчен зарядка ясау, чисталыкны саклау, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү мөһимлеге турында нәтиҗә ясады. Очрашу барышында «Сәламәт булыйк!» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чараны тәмамлап, алып баручылар балаларга һәрчак яхшы кәефтә булуларын теләде, чөнки шатлык хисләре сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: